Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Әмир ыруы шәҗәрә бәйрәме.

    19 август конне Начар авылында , Әмир ыруына багышланган, үрнәк булырлык бәйрәм уздырылды.Аны авылда беренчеләрдән оештыручылар булып Гизетдин улы Нәфинен кызлары уз көчләре белән игълан итте. Барлык туганнар да сөенеп юл алдылар,әмма дөнья мәшәкатьләре сәбәпле кайта алмый калучылар да булды.

    Мәҗлес шәҗәрә  һәм анын әһәмияте турында сойләнудән башланды. Туганлык учагын кабызып, Әмир ыруын ямьләндереп җибәрделәр. Шәҗәрә агачын җинтекләп карап талгын гына хәтирәләр кичәсенә кучелде. Һәр ыру вәкилләре узләренен гаиләләре белән таныштырып , кызыклы булган хәлләрен сөйләп уттеләр.

Җыелган туганнарны олы сарык-корбан чалган аш,учакта пешкән тәмле пылау,авылча самовар чәе белән сыйладылар.Өстәлдәге сый-хөрмәт сыгылып торды.

    Төрле буын вәкилләренә карамастан бар да актив катнашып бәйрәмне тулыландырып уен-көлке,җыр бию белән янгыраттылар.

 Мәҗлеснен ахырында,  бөтен кунаклар белән җыелышып, мәрхүм мәрхумәләрнен рухларын

шатландырырга зиратка барып,әзерләнгән чәчкәләр белән каберләрен ямьләндерделәр.

   Бик кунелле,йөкмәткеле, очрашу булды. Яхшы мөнәсәбәтләр, күтәренке кәеф һәм оештыручыларга  рәхмәт хисе белән таралыштылар.

Автордан рәхмәт сүзләре: Рәхмәт оештыручыларга Нәфи абый кызларына:Рима ,Ралия Руфана,Әдилә,Рәзинәгә, авылда тәрбияви ,үрнәкле бәйрәм оештырганнарына, аларның һәрберсендә урнәк итәрлек гаилә. Шундый бердәмчел, тату гаиләләр күбрәк булса иде. Рәхмәт Нәфи абый һәм Зульфира апага шундый акыллы кызлар үстергәннәре өчен.Аларнын гаиләләренә саулык, сәламәтлек, бәхет телибез.