Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Сезнең тормыш – үзе бер батырлык”

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү Салюты” фестивале кысаларында, 19 гыйнвар көнне, Штәнде авыл биләмәсендә “Сезнең тормыш – үзе бер батырлык” дип исемләнгән концерт узды.

Концерт программасы башланыр алдыннан, традиция буенча, тантаналы рәвештә штандарт тапшырылды. Эстафетаны Түбән Карыш авыл биләмәсе вәкилләре кабул итте.1941 елның 22нче июнь иртәсендә сугыш игълан итми, илебез чикләрен бозып керәләр. Тыныч кына яшәп яткан шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбалар “ява” башлый. Бөтен күңелләрне тетрәндергеч вакыйга – сугыш башлана. Илебезнең бердәм халкы 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышына күтәрелә.

Шул көнне күк йөзен кара болыт каплый. Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмый калмый. Хатыннар, балалар изге көрәшкә ирләрен, әтиләрен, улларын озаталар.

Штәнде авыл биләмәсеннән дәһшәтле сугышка 506 кеше киткән. Нибары 218 кешегә генә туган якларына кире әйләнеп кайтырга насыйп була. Бүгенге көндә бер ветеран – Әхвәс Габделхаков кына исән. Җиңү көненең 80 еллыгын да бергә каршыларга язсын.

Бай hәм ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган “Сезнең тормыш – үзе бер батырлык” концерт программасы тамашачылар hәм жюри әгъзалары күңеленә хуш килде. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева рәислегендәге жюри һәр чыгышны югары бәһалады.

Биредәге биләмәнең сәнгать сөючән халкының биюләре, күңелләргә үтеп керердәй җырлары, йөрәк түреннән чыккан шигырьләре, сәхнәләштерелгән күренешләре белән үрелгән чара барысын да дәһшәтле сугыш елларына алып кайткандай булды. Урыны белән көлеп, урыны белән уйланып, хәтта күз яшьләрен сөртеп утырган тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

Нәфис сүз осталары Зөләйха Мифтахетдинова, Фэния апа, Ильнара Асрарова һәм Искәндәр Фәтхуллиннарның чыгышлары, Фәнисә һәм Фәүкатъ Гайфуллиннар, Рәмзә Фәрхетдинова, Лена Дәүләтшина,Алия Хасанова, “Миләш” вокаль ансамбле, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары, коллективлары тарафыннан башкарылган җырлар ни тора. Халык тып-тын калып, керфек тә какмый тыңлады. Үзләре дә аларга кушылып җырлады. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки бу җыр­ларның сүзләре һәркемгә яхшы таныш. Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган биюләрдә дә халыкны уйланырга мәҗбүр итә торган мәгънә салынган иде. Һәр номер төпле уйланылган һәм җитди әзерләнелгән.

#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#КультураБалтачевскогорайона
#Штандинскийсельсовет
#МатинскийСК

#Фестиваль Салют победы
#80 -летиюПобедыВОВ