Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Милли бәйрәмебез – “Каз өмәсе”

Халкыбызның борынгыдан килгән үзенчәлекле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәсе. Шушы көннәрдә Мата авылында яшәүче тырыш һәм уңган – Фәнисә һәм Фәүкатъ Гайфуллиннар гаиләсендә матур өмә үтте.

Мата авылыннан Гайфуллиннар гаиләсен районда белмәгән кеше юктыр, дисәк тә була. Алар күпләргә үзләренең уңганлыгы, мәдәни чараларда актив катнашулары, һәрчак ярдәм кулы сузулары белән таныш.

Фәнисә Гайфуллинаның апасы Ямилә Вәлиәхмәтова хаклы ялга чыккач, туган нигезенә кайтты. Бар яклап та булдыклы хуҗабикәнең җиләк-җимеш, чәчәкләр бакчасы күпләргә үрнәк булырлык. Шулай ук, абзар тутырып кош-корт та карый. Һәм менә – суыклар башлангач, авыл халкы өчен мөһим эш –каз өмәсе үткәрү.

Үзләре дә ярдәмчел һәм һәрчак ачык йөзле булганга авылдашлары да теләп катнашты биредәге өмәдә. Бердәм эшләнгән эш тә бик күңелле барды – гармун белән халык җырларын җырлый-җырлый күңелле итеп казлар чистартылды.

Туганнарың-якыннарың, авылдашларың белән рәхәтләнеп аралашып, шулай бер-береңә ярдәм итеп өмәләр үткәрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм матуррак итә. Ә без уңган маталыларга шундый күркәм эшләре белән киләчәктә дә авылны ямьләп яшәргә телибез.