Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Мата авылында “Боз озату” бэйрэме утте

Татар,башкорт авылларында элек-электән елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәм төсмере алган. Елгада боз кузгалганны карарага яшь-җилкенчәк һәм бала-чагалар гына түгел, хәтта әби-бабайлар да җыелган. Боз кузгалган көнне елга буе бәйрәм төсен хәтерләткән. Анда яшьләр төрле уеннар уйнаган, гармунга кушылып җырлаган, биегән. Гадәттә елга яки инеш ярында урнашкан татар авылларында,боз озату бәйрәм төсендә үтсә дә,аның магик ягы да бар.Боз озатканда,яшләр,боз өстенә бер уч салам куеп,шуңа ут төртеп җибәрәләр,ә менә өлкәнрәләр исә,ташу суына төенчеккә әзеләнгән ырым бөтие агызган.Икесе дә агымсуның начарлыкны алып китү мөмкинлегенә бәйле.Боз өстенә куеп озатылган салам да,алама бөтие дә кыш буе җыелып килгән кайгы-борчу-авырулардан котылу ысулы.Бу йоланың бабаларның үз аңы белән җиткән бер сере бар-галимнәр дә агымсуның начар энергетиканы алу сәләтен таныйлар бүген.Картлар белгән-тагын раслана.Шуңа да,татар йолаларына ниндидер юк-барга карагандай карарга кирәкми-барысы да нәтиҗәле алар.

6 апрель кичендэ Мата авылында халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру максаты белэн “Боз озату” бэйрэме уздырылды.
Балалар “Чирта”, “Байрак алыш” уеннарын бик яратып уйнадылар.
Ташулар бәла-казасыз гына узсын,шифалы сулар елга-елгачыкларны суга тиендерсен,иген-тарылар җәйрәп үссен ,сугышлар бетсен, ир-егетлэребез исэн-сау Туган якларына кайтасын!

#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ
#БозОзатуЙоласы
#БалтачевскиййРайон
#МатинскийСК