Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Мата авылы балалар тавышыннан гөрләп торды.

27 июнь кичендэ авыл клубы алдында балалар өчен “ Кичке милли уеннар” бәйрәме уткэрелде.
Уеннарда балалар рәхәтләнеп бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Командаларга бүленеп бергә чаңгыда йөрү, аркан тартышу, чүлмәк вату, кул һәм аяк көрәштерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә!
Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Күркәм чара уен-көлке, жыр-моң белән бик күңелле үтте. Барысы да уеннарда актив катнаштылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.