Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Мәктәптә тактаташ ачылды

Бу көн Әниф Акрамов исемендәге урта мәктәп укучылары күңелендә озак сакланыр…

  Быелгы беренче сентябрь тантанасы дулкынландыргыч шартларда үтте. Мәктәпнең элекке укучысы, Мата авылы егете рядовой Зөфәр Вахиев хәрби операциядә катнашып, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды.

 Һәм белем көнендә егетнең истәлеген мәңгеләштереп, мәктәптә тактаташ ачылды.

Кыска булды Зөфәр Зөлфәт улының гомере. Мәктәптән соң Нефтекама шәһәрендә колледжда белгечлек алып ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә юллана ул. Контракт нигезендә хезмәт итәргә тәвәккәлләгән егетнең гомере, кызганычка каршы, канлы бәрелешләрдә аянычлы өзелде… Һәлак булганнан соң егет “Батырлык” ордены белән бүләкләнде.

Белем алган мәктэплэрдә Зөфәр узен гел яхшы яктан гына курсэтте. Ул тормышны, кешеләрне яратты, ышанычлы дус булды, һәрвакыт ярдәмгә килергә ашыкты. Үз иленең чын патриоты буларак, егетебезнең якты истәлеге авылдашларыбыз күңелендә озак сакланыр.Зофэребезнен урыны ожмахта булсын,туганнарына,эти- энисенэ сабырлык бирсен!