Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”.

“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”.
Шулай ди елмаеп, Мата авылы Зарафетдиновлар гаиләсе.
“Кемдә нәрсә – бездә күркә өмәсе”
Элек-электән авылларда салкыннар башлангач, җиргә беренче кар яуганда, авыл халкы мөһим эш – өмәләр үткәрә башлый. Гадәттә, каз өмәләре. Ә эш тизрәк һәм күңеллерәк булсын өчен, аларга туганнары, дуслары һәм күршеләре ярдәм итә.

Мата авылында тормыш көткән Зарафетдиновлар менә инде берничә ел күркә карыйлар. Һәм ел саен, суыклар башлангач, күрше-тирәләрен җыеп, бердәм булып, өмә үткәрәләр. Быел дә искәрмә булмады.
-Барысы да каз өмәсе ди. Ә бездә менә күркә өмәсе, – ди елмаеп хуҗабикә. – Күркәләрне ел саен үстерәбез. Аларны үстерүнең үз нечкәлекләре дә бар. Алар бар нәрсәне дә ашамыйлар. Күбрәк яшелчәләр, эремчек яраталар. Төрле комбикормалар да ашатабыз.

Күркәләр быел да мул булган. Һәрберсенең уртача авырлыгы 20 – 25 килограмм. Аларның ите дә файдалы, диетик, диләр бит. Казлар белән чагыштырганда, күркәләрне чистартулары да җиңелрәк диләр.