Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Флаг тарихы – ил тарихы”

Бүген, 22нче август көнне, илебезнең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм моннан өч дистә ел элек Русия Президенты Указы белән билгеләнде.

Бөек Ватан сугышы тәмамланган вакыт үткәндә калып бара. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган кешеләргә багышланган һәйкәлләр хәзер яшәүчеләр тарихны беркайчан да онытмаячагын гәүдәләндерә. Мата авылы халкы үз инициативасы белән яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл төзергә башлады.

Бүгенге Русия флагы көнендә дә алар бергәләшеп булачак һәйкәл янына өмәгә җыелдылар. Ял иткән вакытта авыл клубы мөдире Эльвера Солтанова “Флаг тарихы – ил тарихы” дип аталган әңгәмә үткәрде.