Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Батыр даны мәңгелек

2 июнь Мата авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зөфәр Вахиев истәлегенә һәйкәл ачылды.Һәйкәлне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев, Балтач, Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, Зөфәр укыган колледж вәкилләре – Нәргиз Тимербаев, Резеда Әхмәрова, район Советы депутаты Фидәис Хәмәдуллин, МХО зонасыннан ялга кайткан яугир, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, батырның әти-әнисе, туганнары-якыннары, укытучылар һәм авыл халкы катнашты.