Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Афганистан – йорэк ярам”

15 февраль көнне Мата авыл клубында “Афганистан – йорэк ярам” дип аталган очрашу кичэсе утте.
Кичэгэ Фархутдинов Эхмэт Москаф улы чакырылды.
Ул укучыларга узенен армия хезмәте еллары ,истәлекләре турында сөйләде, ул елларның авыр хатирәләре белән уртаклашты.

Эфганстан.Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 
9ел51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.
Башкортостаннан 9 меңнән артык якташыбызны сугыш үзенең фаҗигасе аша үткәргән. Аларның 393-е яраланган һәм контузия алган, 211-е инвалидка әйләнгән, ә 307е башларын шунда салды, аларның бальзамланган гәүдәләре генә ата-ана йорты аша туган туфрагына салынды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Әфган сугышында катнашучы барлык балтачлылар турында «Әфганстан. Безнең хәтер һәм җан ярасы ” дип аталган китап чыкты.Бу китапта безнен якташларыбызда бар.

Алар – Фархутдинов Эхмэт Москаф улы хэм Фархутдинов Фида Нэдип улы.

Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәхшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын. Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын иде. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, күңел көрлеге, тормышта уңышлар телибез.

#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ
#АфганцыИнтернационалисты
#СвоихНеБросаем
#ГодПоддержкиУчастниковСВОиЧленовИхСемей
#ГодЗащитникаОтечества
#БалтачевскийРайон
#МатинскийСК