Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

3 февраль “Йомшаклык” коненэ багышланган онлайн мероприятие “Авылым чишмэлэре”

Богенге халак-ара “Йомшаклык”коне унаеннан,авылыбыз группасына Рамиль эшлэгэн чишмэлэребезнен клипын карагач,чишмэлэр турында язып куярга уйладым эле.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Туган авылыбыз– Матада табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның әйләнә-тирәсендә иксез-чиксез киң басулар, көтүлекләр җәелеп ята. Ә инде чишмәләрен әйтеп тә торасы юк! Авылымның кайсы ягына чыгып бассаң да, чишмәләр моңы ишетелә.Безнең авыл табигате чишмәләргә бик бай: “Кучтэ чишмэсе”, “Ташлы чишмэ”,”Могети чишмэ”, “Зыялтдин чишмэ”,”Хабибрахман чишмэсе”, “Акбур чишмэсе”…
“Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, – ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйм мин. Әби-бабаларыбыз чишмәләргә элек-электән бик матур исемнәр биргәннәр.
Әйдәгез, дуслар, чишмәләребезне онытмыйк, карап, чистартып, торыйк. Туган як чишмәләре челтерәп аксын, тәнгә-сихәт, җанга шифа булсын, җырлары ерак елларгача яңгырасын.