Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Җир йөзенең гүзәллеге – әниләр дә”

2нче декабрь көнне, Богдан авыл клубында “Җир йөзенең гүзәллеге- әниләр дә” дип аталган концерт үтте. Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак без- не аңлавыгызны, ярдәмегездән ташла- мавыгызны беләбез.
Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.
Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында.
Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.
Сезнең иңнәргә бик зур йөк – гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.
Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!
Кадерледән кадерлеләребез!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телим.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!