Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

60 ел… 60 ел бергә… 60 ел бергә гөмергә…

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән?
Бу бит бер кеше гомере!
Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! 4 нче октябрь көнне, Богдан авыл клубында Хасанов Фәрит Сәлих улының һәм Хасанова Сания Сәит кызының 60 ел… 60 ел бергә… 60 ел бергә гөмергә… Бриллиант туй… көннәрен билгеләп үттеләр. Еллар узган саен, яшәгән саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Аларга балалары, оныклары гына түгел, без тирә-юньдәгеләр дә сокланып карыйбыз. Авылда аларны хөрмәт итмәгән кеше юк.
Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булганнар. Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә бергәләп тарталар. 
Юбилярларга Башкортостан Республикасы  Башлыгының котлавын Богдан авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәвит улы ,”Фрунзе” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фидәрис Әльзәм улы Гәриповтан һәм үзенең исеменнән җылы тәбрикләү сүзләрен әйтеп бүләкләделэр. Хөрмәтле юбилярлар!
Тагын бик күп еллар тигезлектә балаларыгызны,оныкларыгызны куандырып яшәргә язсын әле сезгә.