Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

‘Хәлләрегез ничек солдат аналары’ дип исемләнгән очрашу кичэсе

11 октябрь республика көнендә, Асавка авыл клубында библиотека белән берлектә ‘Хәлләрегез ничек солдат аналары’дип исемләнгән очрашу кичэсе үтте.Илдәге соңгы вакыйгалар аркасында бик күп кешеләр, бигрәктә мобилизацияга эләккән солдатларның ата-аналары жылы сүзгә мохтаж. Шушы жылы сүз бигрәктә кеше тормышында бик кирәк һәм аларны тынычландырырга ,әзрәк күңел хисләрен басарга ярдәм итә.Бу кичәдә биш ана катнашты. Алар турында жылы сүзләр әйтелде, аларга якшы теләктәр теләнде. Ата аналар узләренең балалары турында сагынып сөйләделәр. Аларның ничек хезмәт итүләре ,күңелләрендәге борчылуларын бүлештеләр. Чәй артында моңлы жырлар жырлап,күңелләрен бушаттылар. Бер бересенә саулык теләп, балаларының исән-сау кайтуларын теләделәр. Улларын хезмәткә озаткан ата аналарга сабырлык ,саулык теләп,тизрәк илдә тынычлык булуын теләп калды оештыручылар.

#РДКБалтачево
#Балтачевскийрайон
#Культура
#ZaНаших
#МыВместе
#ZaРоссию
#Своихнебросаем