Югары Карыш авылы сэхнэсендэ – “Кычыткан чыпчыгы.
Югары Карыш авыл Мэдэният йортында Ләбиб Леронның „Кычыткан чыпчыгы” дип исемлэнгэн ике пәрдәлек спектаклье сәхнәләштерелде. Урындагы артистлар осталык, образларга керүләре белән тамашачыны әсир иттеләр.
Спектакльнең төп геройлары комедиядәге кызыклы хәлләр аркылы үзара мөнәсәбәтләрен, көндәлек тормыштагы кыенлыкларны чагылдырды. “Кычыткан чыпчыгы” кешеләрнең тормышка карашларын, мәхәббәт, дуслык һәм туганлык темаларын күтәрде.
Гаилә башлыгы, профессор Рәүф ( Ринат Разетдинов ) хатынының акчадан башка берни күрмәвенә аптырап та, ачуланып та каравын күрсәтте. Профессор хатыны Гөлсинә (Рита Кашфуллина)нең бар уе акча җыю . Акча бетә дип ул хәтта туганнары белэндэ аралашмый башлый.
Гөлсинәнең сеңелесе, Фирая ( Светлана Хазиева ) гомере буена артист булырга хыяллануын, әмма сыер саварга мәҗбүр булганлыктан төрле хәйләләр кора. Йөклемен, яман чир белән авырыйм дип алдашуы, якыннары ана ышанып, ярдәм итәргә тырыша. Рәүф белән Гөлсинәнең күршесе Рәшидә ( Голшат Такиуллина ) барысыннан да хәбәрдар булырга тырышуы күп кешеләргә хас сыйфат булып тора.
Яшәр урыны да булмаган дядя Коля ( Рэзиф Гиззатуллин ) авыр тормышка дучар булган. Чынбарлыкта ул бик бай кеше булып чыгуы тамашачы өчен көтелмәгән хәл булды. Чит кеше булса да алдакчы Фираяга дәвалану өчен акчалар бирүе аның күңел байлыгын, мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Моны күреп торган бертуган апасы Гөлсинәнең дә туганлык хисләре уянды.
Шушы хәлләрдән соң Фирая да барысы алдында да алдашканлыгын эйтте . Шул мәлдә барысын да ышандыра алганлыгына, никадәр оста артист булуына шатлана. Мин чын артистмын дип үзен хис итә.
Рэуфлэрнен куршесе, Азат ( Шамиль Хазиев) Фираяга гашыйк булуын белдереп яшьләр кавыша. Спектакльнең ахыры уңышлы тәмамлана, барысы да үз хатасын аңлый, үзгәрергә тырыша.
Барлык тамашачыларда ял итеп, уйланып, илһам алып, узлэренен рэхмэтлэрен эйтеп таралыштылар спектакльдән. Афариннан башка сүз юк безнен авыл артистларына!!!