Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Нәүрүз бәйрәме

Тушкыр авылы халкы Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Халыкара Нәүрүз көне-төрки халыкларның милли бәйрәме, кешелек тарихында иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе.
Гасырлар тирәнлегеннән килгән бу искиткеч бәйрәм илебезнең күп кенә халыкларының тарихи, мәдәни, рухи мирасының мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора һәм табигатьнең язгы яңаруын, күңел чистаруын һәм яңа тормыш башлануын белдерә.
Бәйрәм Тушкыр авыл клубы каршындагы мәйданда утте. Тантанада Авыл Советы башлыгы Аглямов Булат Фируз улы халыкны Нәүрүз бәйрәме белән котлады. Бәйрәм программасында жырлар, биюләр, уеннар, эссе коймак белән чәй, “Дуслык” боткасы  белән сыйлау оештырылды. Шулай ук , такмаклар әйтү бәйгесе, коймаклардан композиция эшләү авыл халкына бигрәк тә охшады.
Нәүрүз көннәрендә бар үпкәләр һәм ызгышлар да онытыла. Кешеләр изге гамәлләр кылырга омтыла, авыру, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга риясыз ярдәм итә, өлкән буын кешеләренә барып хәлләрен белешә, туганнары, дуслары белән очраша.