Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Көз – муллык чоры”

Көз – муллык чоры. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач Иске Тимкә клубында “Козге муллык” дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичәне көзгә багышланган шигырьләр, җырлар һәм табышмаклар белән Көз сылу белән Җэй сылу алып барды.
Шалкан экияте сәхнәләштерелде. Фойеда көзгә багышланган рәсемнәрдән, камыр ризыкларыннан, кипкән дару үләннәреннән, кышкылыкка әзерләнгән ризыклардан күргәзмә оештырылды. Кичәнең азагы чәй эчү белән тамамланды.