Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Язлар матур хатын –кызлар белән” – бәйрәм кичәсе.

“Язлар матур хатын –кызлар белән” исемле бәйрәм кичәсенә төрле һөнәр үзләштергән, бүгенге көндә күбесе лаеклы ялда булган авылыбызның үрнәкле гүзәл затлары җыелды. Бәйрәмне ачып китапханәче Рәзинә Ханова иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә матур теләкләр белән авыл старостасы Рәлиф Шакирҗанов чыгыш ясады. Рима Вәлимова, Аня Ханова, Нәфисә Ахуновалар музыкаль котлаулар бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе күңелле уеннар, күмәк биюләр белән үрелеп барды. Уңган хуҗабикәләр пешереп алып килгән ризыклар белән мул чәй табыны оештырылды, барлык катнашучыларга бүләкләр бирелде. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Киләчәк ямьле яз көннәре, елмаеп баккан кояшның матурлыгына, табигатьнең самимилегенә өстәп, күңелләргә шатлык, һәрбер өйгә иминлек, иң мөхиме дөньяга тынычлык алып килсә иде. Кичәдән һәркем шундый изге уйлар белән таралды.