Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Һәрвакыт булсын әни”

Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше -Әни.

Әни, әнкәй…Бу якты дөньяга килгәч тә безне,йомшак куллары белән сыйпап,ак биләүгә биләүче,еласак җыр көйләп юатучы,татлы йокыдан иркәләп уятучы,яшәргә көч-дәрт бирүче гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы,тормышыбызнын бизәге,таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
Кадерле,газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек,озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып,ә сезгә, гомер буе алар янәшэсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы-җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр-бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз
Әниләр көне унаеннан Иске янбай авылында китапхана белэн берлектэ “”Әниемнен кунел жылысы ” дигән кичә уздырылды Чәй өстәле артында үз әниләребезне искә төшереп , исәннәренә сәламәтлек, вафатларына дога булып барсын дигэн теләктә калдык.