Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Күңел җылысын кушып”

Безнең Иске Янбай авылы халкы элек-электән бердәм булуы белән аерылып торган. Бүгенге көндә дә киң күңелле, олы йөрәкле, бер берсенең хәленә керә белгән, ярдәмчел кешеләр яши. Шундый ук сүзләрне әйтәсе килә авылда туып- үсеп, илебез буенча таралган якташлар турында да. Авылдагы һәр башлангычны хуплап, кирәк булса кайтып та җитәләр, бергә аралашып яшибез.
Өлешчә мобилизация кысаларында алгы сызыкта хәрби бурычларын үтәүче егетләребезгә ярдәм оештырырга булгач, тиз генә 41100 сум акча җыеп алдык, кирәк-ярак, азык-төлек китерүчеләр дә булды. Егетләребезнең әниләре белән берлектә күңел җылысы кушып төрелгән посылкалар ияләренә барып җитәр, безнең терәк- теләктәшлекне тою аларның рух ныклыгын тагын да ныгытыр дип ышанабыз.
Олы йөрәкле авылдашларыбызга, якташларыбызга бәһасез ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Гуманитар ярдәмне илтәчәк төркемгә имин юллар насыйп булсын. Батыр сугышчыларыбызга тизрәк зур Җиңүләр белән, таза- исән барысына да әйләнеп кайтырга язсын.Гуманитар ярдэм жыю эледэ дэвам итэ.Телэге булган кешелэр рэхим итегез.

#ZаНаших#МысвоихНеБросаем#МыВместе#ZaРоссию#УфаМКРБ#УФАРЦНТРБ#СтароянбаевскийСельсовет#Культура#Балтачевскийрайон#СтароянбаевскийСДК