Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Фольклор кичэ “Кунел сандыгы нинди серләр саклый икән ул?”

 9 август көнне Иске янбай мәдәният йортында китапхана, район мишәрлэре үзәге белән берлектә «Әбиемнең кунел сандыгы нинди серләр саклый икән ул?» исемле фольклор кичә үткәрде. Ул Гаилә елына багышланды. Кичәне махсус хәрби операциядә катнашкан яугир егетебезнең дәү әнисе Манзума апа Саетгалиева изге догалар укып башлап җибәрде.

Әбиләрнең сандыгында безнең буынга кадәр сакланып килгән”Коръән” китабы, халкыбызның күңел җәүһәрләре – милли кием үрнәкләре (түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч, чиккән сөлгеләр, кульяулыклар, ашьяулыклар, чабаталар бар иде. Һәр әйбернең үз тарихы, үз истәлеге бар. Кичә җыр- бию, уеннар белән үрелеп барды.
Бэйрэм табын артында самауыр чэе артында дэвам итте.
“Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын,” – дигән теләкләр белән Айгөл ханым Нафикова чараны йомгаклады.