Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Сезнең тормыш – үзе бер батырлык”

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Җиңү Салюты” фестивале кысаларында, 19 январь көнне, Штәнде авыл биләмәсендә “Сезнең тормыш – үзе бер батырлык” дип исемләнгән концерт узды.
Штэнде биләмәсененнең сәнгать сөючән халкының биюләре, күңелләргә үтеп керердәй җырлары, йөрәк түреннән чыккан шигырьләре, сәхнәләштерелгән күренешләре белән үрелгән чара барысын да дәһшәтле сугыш елларына алып кайткандай булды. Урыны белән көлеп, урыны белән уйланып, хәтта күз яшьләрен сөртеп утырган тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Нәфис сүз осталары Фэния апа, Света, Ильнара һәм Искәндәр чыгышлары, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары, укытучылар коллективы тарафыннан башкарылган җырлар “Кояшкай” штэнде вокаль ансамбеле нен жырлы биюле чыгышы, биючелэр колективы катнашты.
Халык тып-тын калып, тыңлады. Үзләре дә аларга кушылып җырлады. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки бу җыр­ларның сүзләре һәркемгә яхшы таныш иде. Һәр номер төпле уйланылган һәм җитди әзерләнелгән иде.