Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Каз омэсе-авыл бизэге”

Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага —
Шау-гөр килә һәммәсе!

Каз өмәсе – ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә. Шушы көннәрдә Шавьяды авылында яшәүче тырыш һәм уңган – Фэнзия Нуркаева гаиләсендә матур өмә үтте. Бар яклап та булдыклы хуҗабикәнең җиләк-җимеш, чәчәкләр бакчасы күпләргә үрнәк булырлык. Шулай ук, абзар тутырып кош-корт та карый. Һәм менә – суыклар башлангач, авыл халкы өчен мөһим эш –каз өмәсе үткәрү. Туганнарың-якыннарың, авылдашларың белән рәхәтләнеп аралашып, шулай бер-береңә ярдәм итеп өмәләр үткәрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм матуррак итә.