Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Сәхнәгә гашыйк кеше

Сәйтәк авыл мәдәният йорты каршында үткән һәр чара – авыл халкы өчен көтеп алынган бәйрәм. Күптән түгел генә Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән кичә аеруча күңелләрдә истә калырлык булып узды. Бәйрәм ике өлештән торып, беренче өлеше сылу затларыбыз арасында бәйге һәм мәдәният йортының мәдәни чараларын оештыручысы Рүзилә Сафина җитәкчелегендәге бер төркем үзешмәкәрләр тарафыннан оештырылган концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә чараның икенче өлеше мәдәният өлкәсендә бик күп еллар уңышлы хезмәт иткән Фәрит Ахматнур улы Казыйхановның матур гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилеена арналган иде. Үзләренең җылы котлау сүзләрен һәм Балтач районы мәдәният бүлегенең рәхмәт хатын авыл биләмәсе башлыгы Айдар Саяпов җиткерде. Сәхнә остасын шулай ук бүгенге һәм элеккеге хезмәттәшләре котлады. Чара барышында иске хатирәләр яңартылды, бүләкләр тапшырылды. Гомумән, бәйрәмдә авыл халкы да, килгән һәм кайткан кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, киләсе очрашуларга җитәрлек тәэсирләр алдылар.
#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#СейтяковскийСДК
#ГодСемьи