Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Бер күрешү – үзе бер гомер!

Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе – студент чак хатирәләре. Күңелле уку еллары кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле ул.
Җәйнең бер матур көнендә ветеран – укытучы Тәкиева Әнисә Сәлимьян кызы үзе белән бергә белем алган Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлаган төркемдәш дусларын Сәйтәк авылына җыйды. Очрашу хатирәләргә, истәлекләргә бик бай булды. Күмәк аралашу үзе бер тарих икән бит. Эллеккеге курсташлар бүгенге көндә дә бер – берсе белән даими элемтәдә торалар, шатлык – борчылуларын уртаклашалар.
Күңелләргә җылылык өстәгән эчкерсез аралашу – очрашу булды бу кичә. Мондый күрешүләр дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз без сезгә, өлкән буын педагоглар.

#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#СейтяковскийСДК
#ГодПедагогаиНаставника