Мәүлид ае мөбәрәк булсын!!!
“Аманат ” төркеме әгзәләре мәчетебезгә җыелышып салаватлар,Мәүлид әйтте… Мәүлид ае мөбәрәк булсын🤲🤲🤲
МӘҮЛИД АЕНА КЕРДЕК . 3 сентябрьдә 4 сәгать 56 минутта САФӘР ае тәмам булып, РАБИГҮЛ ӘҮҮӘЛ ае туды. Ул МӘҮЛИД АЕ дип тә йөретелә. Бу айда 11-12 рабигул әүвәлнең изге бер мизгелендә барлык халыклар, барлык милләтләр өчен АХЫРЗАМАН ПӘЙГАМБӘРЕ МӨХӘММӘД МОСТАФА САЛЛӘЛЛААҺҮ ГӘЛӘЙҺИС ҮӘ СӘЛЛӘМ ﷺ дөньяга килде. Ислам дөньясында якты, нурлы йолдыз балкыды. Җирләргә дә, күкләргә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булып иңдерелгән, безгә үзенең изге китабы – Коръән аша мөселман булып яшәүнең тәмен татыткан, шәригать хөкемнәрен, мөселман нинди булырга тиешлеген өйрәткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺ-гә күңел түрләребездән чыккан догаларыбыз, Аллаһы Тәгаләнең сәләме үә салаваты булса иде!
‼ Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ кешеләрнең иң юмарты, иң күркәм холыклысы, иң сабыры һәм иң мәгърифәтлесе булган һәм бар кешелек дөньясына Коръән нурын, ислам әхлагын җиткергән.
📚 Аллаһы Тәгалә изге китапны Пәйгамбәребез ﷺ-гә иңдереп, аны олылаган һәм боерган:
✍ ” Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Алллаһының юмартлыгы үә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә!