Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Иванай авылы мәктәбенә -125 ел

22 декабрь көнне Иванай авылында мәктәп барлыкка килүгә 125 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы узды. -Шушы мәктәптә унтугыз ел хезмәт куярга туры килде. Бердәм коллективтагы хезмәт елларымны сагынып искә алам,-диде Көнтүгеш авылыннан пенсионер, Иванай урта мәктәбендә күп еллар башкорт теле укытучысы булып эшләгән Гөлчибәр Әхмәтгалиева һәм тантананы үзе башкарган бию белән ямьләде. Юбилей чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм безнең “Аманат” төркеме теләкләрен сәхнә аша җиткерде.