Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Хәтерлибез икән — без яшибез”

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үткән “Җиңү Салюты” район фестивале чикләрендә “Хәтерлибез икән — без яшибез” дигән зур концерт программасы Тозлыбин авыл клубынада үтте.Көнтүгеш авыл мәдәният йортының “Мирас” ансамбле башкарган “Кайту” җыры сугыш яланнарында ятып калган һәм илгә Бөек Җиңү белән кайткан ватандашларыбыз истәлегенә дан булып яңгырады, “Ахирәтләр” ансамбле башкаруында яңгыраган “Балакаем” җыры… тамашачыны уйландырды, күзләрен яшьләндерде. Нәфис сүз осталарының чыгышлары программада Асия Мостафина укыган шигырь үткәннәрдәге хатирәләрне онытмаска оран рәвешендә кабул ителде.Биюләргә килгәндә “Аманат” ансамбленең “Тол хатыннар” дип аталган башкорт биюе тирән сюжетлы чыгыш буларак истә калды. Канлы 1941-1945 елларда ил кайгысын үз иңнәрендә күтәргән тол хатыннар язмышын, кичерешен дулкынланмый кабул итеп буламы соң?!…Фестиваль чикләрендә үткән чара барышында тамаша кылган номерлар аша әтиләребез һәм бабаларыбызның авыр сугыш вакытында кичергәннәрен тоя һәм аңлый алдык. Бу көнне тамашачылар бүгенге көн Герое белән очраштылар. Ул — махсус хәрби операциядә катнашучы, әле кыска вакытлы ялга кайткан Джон позывнойлы якташыбыз.Тамашачы аны алкышлап сәламләп каршы алды һәм Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Игорь Яниев безгә тыныч тормыш тәэмин иткән хәрбиләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Аннары сәхнә түренә СВОда катнашкан ир-егетләрнең аналары, тормыш иптәшләре чакырылды. Тамашачы аларга бар рәхмәтен, хөрмәтен алкышлар ярдәмендә җиткерде. Түбән Иванай мәктәбе укучылары Юрий Каляев белән Станислав Бадамшин һәм якташларына мари такмакларын бүләк иттеләр. Аллаһы бу буын вәкилләренә сугыш ачысын күрсәтмәсен!”Байык -2023″ телевизион конкурсы лауреаты, көнтүгешле Гөлчибәр Әхмәтгалиева үзенең “Әсәйемдең самауыры” биюен СВОда катнашкан ир- егетләрнең аналарына, тормыш иптәшләренә багышлап башкарды.. Көнтүгеш авыл биләмәсе үзешчәннәре зур көч салып әзерләгән программа тәкъдим итеп эстафетаны богданлыларга тапшырды. (текст“Балтач Таннары”, А. Хәйртдинова язмасыннан алынды)

#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ#СалютПобеды#Балтачевскийрайон#КунтугушевскийСДК