Гордость села
2 октябрь көнне безнең Хөрмәтле Флүрә Зөфәр кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Флүрә апа сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олугъ хөрмәткә ия иде .Гомерегезнен 45 елын аңа багышладыгыз. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирдегез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле булды. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телибез. Исән-сау булыйк!