Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Яудан җинеп кайтыгыз” Яңа ел кичәсе алдыннан Көндәшле авылы Мәдәният йортында МХО да катнашып ялга кайткан якташыбыз Абдрахманов Дамир белән очрашу кичәсе үтте.

#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#КундашлинскийСДК
#ЯуданЖинепКайтыгыз
Яңа ел кичәсе алдыннан Көндәшле авылы Мәдәният йортында МХО да катнашып ялга кайткан якташыбыз Абдрахманов Дамир белән очрашу кичәсе үтте. Китапханәче Эльза Зиннурова кичәне ачып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең мөһим бурыч үтәүләрен билгеләп узды. Авылдашыбыз, район Советы депутаты, үзәк район больницасының баш табибы Салават Гельметдинов Дамир һәм МХО да катнашучы барлык якташларыбыз белән горурлануларын белдереп, аларның тиз арада туган якларга әйләнеп кайтуларын теләде. Дамир вакытлыча ялга кайтканда үзенә насыйп яр Зөхрә белен чәчләрен-чәчкә бәйләделәр. Сугышлар бетеп алдагы көннәрдә исан, сау булып, матур тормыш итергә теләде һәм үзе алып килгән аларга истәлеккә бүләк тапшырды. Автор – башкаручы Илһам Шәймөхәмәтов үзе язган җырын бүләк итте, тамашачылар җылы кабул иттеләр. Яугир якташыбыз үз чыгышында авылдашларга, мондый чараны оештыручыларга үзенең зур рәхмәтен белдерде.Бу сугышның аерым үзенчәлекләрен аңлатты. Мәгъдән Фазылов һәм Нәфис Хәмәтнуров өметсезлеккә, төшенкелеккә, җинеп, исән кайтабыз, дигән ният белән яшәргә кирәк, дигән фикерен белдерделәр. Бу фикер алкышлар белән күәтләнде. Амин, шулай булсын иде.