Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Хәтердә сез, һәләк булганнар, Рәхмәт сезгә, исән калганнар!”

Көндәшле авыл клубында
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан халык иҗатының “Җиңү Салюты” район фестивале чикләрендә “Хәтердә сез, һәләк булганнар, Рәхмәт сезгә, исән калганнар!” дип аталган концерт прогаммасы белән чыгыш ясады биләмә үзешчәннәре.
Көндәшле авыл биләмәсе үзешчәннәрендә патриотизм рухы көчле
Көндәшле авыл биләмәсе үзешчәннәрендә патриотизм рухы көчле
Без аны авылдашлар һәм якташлар иҗатына нигезләнеп төзедек.
Программа Көндәшле урта мәктәбенең “Көндәшле гүзәлләре” вокал ансамбле башкаруындагы җыр белән башланады.
Көндәшле авыл биләмәсенә Көндәшле, Курач, Рәхимкүл һәм Казанка авыллары керә. Бөек Ватан сугышы илебез халыклары өчен зур сынау була.Бар халык фашизмга каршы изге көрәшкә күтәрелә. Көндәшле һәм Рәхимкүл авылларыннан 510 кеше фронтка китеп, шуларның 216 сына туган туган якка кире әйләнеп кайту насыйп булмый. 94 хатын — тол, 246 бала ятим кала. Авылдашыбыз Нәфис Хәмәтнуров бу турыда болай ди:
Сугыш башланганын белде Сабантуе көн авыл, Гитлер фашистлары илгә китерде кара давыл.
510 ы китә яуга, Туган илне якларга,
216 авылдашым кала ятып яуларда.“Герман көе” җыры белән Наилә Фаляхиева сәхнәгә чыккач, халык алкышлап каршы алды. Рафиза Морозованың ”Жди меня” шигырен залдагылар тын да алмый тыңладылар.

Фәридә Миңнегалиева белән Миләүшә Шәрәфетдинованың “Смуглянка” биюе программаны баетты. Сигез яшьлек Нияз Фаляхиев башкаруында яңгыраган “Шәйморатов Генерал” җырын тыңлаганда залдагылар чыланган керфекләрен сөртте. Фәридә Миңнегалиева белән Фидан Нигъмәтҗанов “Блокадный хлеб” шигырен бүлешеп ятлаганнар. Тамашачы бу үсмерләрне дулкынланып тыңлады һәм чыгышны алкышларга күмде.

Житәкчеләребезне үзешчәннәр арасында күрү безгә, авыл кешесенә, бик шатлыклы күренеш. Авылдашыбыз, авыл биләмәсе башлыгы Флюр Акберов “Чәчкәйлерең толым, толым”, “ Буран икән” җырлары белән программаны тулыландырды.

Альфина Зиннурова башкаруында “Кердем кара урманнарга”, Нәфис Хәмәтнуровның Әхнәф Мазһаров сүзләренә иҗат иткән “Тол хатын”, “Син минем гомер учагым” җырлары, Мәгъдән Фазыловның моңлы жыры, Рәзифә Хәмәтханованың Киек казлар” жыры яратып кабул ителде.

Деревня Курачево возникла в 1806 году. С 1843 года она переросла в село. Кроме села Курачево, на территории Кундашлинского сельского совета раньше располагались деревни Казанка, Костелево, Николаевка, Даниловка и хутор Александровка. Все они русские деревни. Славные сыны этих русских поселений геройски защишали родную землю от врагов, сражались храбро. Большинству ушедших в Великую Отечественную войну не суждено было вернуться живыми в родные края.

Красив мой край. Во время встречи

Я растворился словно в нем.

Лобуясь им, лишившись речи,

Горел загадочным огнем.

Песня “Деревенька” в исполнении вокального ансамбля деревни Курачево была посвящена памяти павших односельчан.

Авылыбызда үзләренен күнел хисләрен, кичерешләрен кулларына каләм алып шигъри сүзләргә әйләндерүче, яисә гармун телләренә басып музыка теле белән әйтеп бирүче сәләтле кешеләр бар. Нәфис Хәмәтнуров сугышта катнашучылар турында күп яза. Сугыштан ике күзен дә югалтып, 1 группа инвалид булып кайткан Лотфирахман Хәмзинга ул шундый юллар багышлый:

Тула яны урманнары

Саклана хәтеремдә.

Гомер буе мина шартлый

Ветеранның төшендә.

Ике күзе сукыр калган

Мәскәү өчен сугышта.

Ничек кенә көн итәргә,

Карангылык тормышта.

Ике күзе сукыр калып

Төште язмыш сынавы.

Якты дөньяны күрергә

Күнел күзе буламы?

Күнел күзе белән сизде

Тормыш җиле искәнен.

Куллар капшап “күрә” белде

Биш баласы үскәнен, – дип яза.

“Дөнья матур”, “ Көндәшлем” җырлары белән үз моңнарын авылдашыбыз Илһам Шәймөхәмәтов өләште.

Менә сәхнәгә баянчылар чыкты. “Мишәр моңы” ансамбле башкаруында халык көйләренә тезмә җылы кабул ителде (җитәкчесе Мәгъдән Фазылов).

Курач авылының “Сударушка” ансамбле “ Катюша” җырын бүләк итте.

Флюр Акберов фестиваль эстафетасын Түбән Сикияз авыл биләмәсе башлыгы Фердинант Арслановка тапшырды. Фонарьны Көндшшле авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов кулыннан Түбән Сикияз авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Зәки Мифтахов кабул итте.

Концерт программасы Наиля Фәләхиева, Ильсөяр Миңнегалиева дуэты башкаруында яңгыраган “Сау булыгыз, ак каеннар” җыры белән тәмамланды.

Программаны әзерләүдә Көндәшле, Курач, Чокалы, Солтангол авыллары үзешчәннәре, Көндәшле мәктәбе коллективы зур теләк белән актив катнашты. Патриотизм рухы көчле кешеләр башка төрле була да алмыйдыр.

#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#КундашлинскийСДК
#СалютПобеды
#Хатердэсезхалэкбулганнар, рахмэт сезгэ исэн калганнар