Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Укытучылар көне уңаеннан очрашу кичәсе

5 октябрь илебездә Укытучылар көне дип бәйрәм ителә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Бүгенге истәлекле көндә барлык укытучыларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. 4 октябрь көнне Иштирәк мәдәният йортында укытучылар көненә һәм «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан очрашу кичәсе уздырылды. Очрашуда лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, Иштирәк мәктәбенең берничә ел элек ябылуы сәбәпле, хезмәтләрен Иске Балтач 1 санлы мәктәбендә дәвам итүче ике укытучыбыз һәм Югары Карыш мәктәбендә эшләп йөрүче бер  укытучыбыз катнашты. Очрашуда котлау сүзләре, матур теләкләр әйтелде. Укытучылар  хатирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә укытучылар төрле уеннарда, конкусларда үзләренең  тапкырлыгын, зирәклеген, бар яклап та осталыгын күрсәттеләр. Очрашу-бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәмдә катншучыларыбыз уйнап, биеп, күңелле ял итеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Хөрмәтле укытучылар!!! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. Эшләп йөрүче укытучыларыбыз, сезнең мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!