Районный Дворец культуры МР Балтачевский район

“Нәүрүз”

– борынгыдан килгән, халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. 21 мартта уза торган бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез.
Авылдашларны, яшь буынны өлкәннәр белән якынайтучы, халкыбызның рухи хәзинәләрен күңелебездә яңартучы, безнең бу җиргә игелек кылырга һәм тынычлык өчен көрәшергә килүебезне искә төшерүче ул бу бәйрәм.
Табигать шартлары бозылу аркасында бәйрәм үткәрү кичектерелеп торса да, бу чараны авылдашлар көтеп алды. Авыл өстенә күңелле музыка таралу белән алар, бәйрәмчә киенеп, бәйрәмгә агылды. Бәйрәм тантанасын ачып жибәргәннән соң, сүз авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Мәгърүф улына бирелде. Ул җыелган кунакларны милли бәйрәм белән котлады, елларның тыныч-имин булуын, халыкка шатлык һәм бәхет китерүен теләде.
Озак та үтмәде мәйданчыкта бәйрәмнең төп кунагы – Нәүрүзбикә пәйда булды. Аларны җыелган халык кул чабып һәм ” Хуш киләсең! Түрдән уз, Нәүрүз!” дигән сүзләр белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелган кунакларны чын күңелдән тәбрикләп, аларга сабан-сукаларны, чәчү орлыкларын барларга вакыт җиткәнлекне искә төшерде, иген уңышы мул булсын, ел әйбәт булсын дигән иң изге теләкләрен теләде. Кыш бабай чыгып, үзенең урынын язга – Нәүрүзбикәгә бирергә теләмәвен әйтте. Кыш белән яз көч сынашты. Нәүрүзбикә белән ярышканнан соң Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Нәүрүзбикә “Әле күңелле итеп җырлап-биеп, уйнап алырга да вакытыгыз бар”, – дип барча халыкны бәйрәмне дәвам итәргә чакырды. Милли киемнәр кигән кызларыбыз , апаларыбыз жыр-биюдә үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Уеннарда олысы да, кечесе дә бер-берсен уздыра-уздыра ярышты. Күмәкләшеп, командаларга бүленеп аркан тартышу, табагач белән таба эләктереп йөгерү, чанага кеше утыртып тарту, ераклыкка пима бәрү, себерке белән туп тәгәрәтү, капчык сугышы, һәм башка уеннарда көч сынаштылар. Нинди генә ярышлар үткәрелмәде бу бәйрәмдә! Ин кызыгы крепость алу булгандыр.
Бәйрәм бүләксез булмый дигәндәй, Нәүрүзбикә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырырга онытмады.
Уеннар тәмамланганнан соң бергәләшеп, авылыбызның оста хужабикәләре әзерләп алып килгән күпереп пешкән табикмәкләр, коймаклар, тәмле сый -хөрмәтләр белән сыйланып, самавырдан чәй эчү оештырылды. Бәйрәм уен-көлке, жыр-моң белән бик күңелле үтте. Барысы да уеннарда актив катнаштылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Саф һавада шулай күңелле бәйрәм итеп, язны каршылау безнең күңелләрдә киләчәккә ышаныч, өмет уятты. Бәйрәм рухы алга таба да сүнмәсен һәм сүрелмәсен, халкыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын иде.