Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Халкымның күңел бизәкләре” мишәр халкы фольклоры бәйрәме.

Безнең халкыбыз хезмәт сөючән, җырга – моңга оста, шаян күңелле, җор телле, иҗат итәргә сәләтле халык, элек- электән  тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп, шаян такмаклар жырлап  күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән.

Шушы изге сәхифәләрне барлау  исәбе белән Мишәр тарихи – мәдәни үзәге һәм “Сердәш” фольклор ансамбле белән берлектә  Иштирәк авыл мәдәният йортында “Халкымның күңел бизәкләреисемле мишәр халкы фольклоры бәйрәме үтте.

Фольклор бәйрәмендә телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат  әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләштек, халкыбызның  моңлы жырларын һәм  шаян такмакларын жырладык, мәкаль – әйтемнәрнең нигезендә яткан уй – фикерләрне аңларга тырыштык, мәзәкләр сөйләп күңелебезне күтәрдек, табышмакларга жавап эзләдек, җырлы – биюле уеннар уйнадык, әкиятләрнең серле дөньясына күз салдык, элек – электән килгән үгет-нәсыйхәтләрне, юрауларны искә төшердек. Бәйрәмебез милли ризыклардан әзерләнгән мул чәй табыны артында дәвам итте. Сердәшләр чәй өстәле артында да үзләренең моңлы жырларын жырлап, шаян сүзләрен сөйләп күңел ачтылар. Мишәр тарихи – мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова рәхмәт хаты һәм барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Без тагын бер кат халкыбызның күңел бизәкләре белән очраштык, үзебезгә файдалы киңәшләрне тыңладык, тормышыбызга ямь өстәдек, яшәргә көч- дәрт алдык.