Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Бәлеш бәйрәме”

Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Иштирәк авыл мәдәният йортында хатын –кызларыбызның аш-суга осталыгын күрсәтүче “Бәлеш бәйрәме” үтте. Бәлеш – халкыбызның иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә дә пешереп, гаиләсен сыйлый.
Тамашачыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, 2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы буларак, бәйрәмнең әһәмияте, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен саклау һәм киләчәк буынга җиткерү безнең бурычыбыз булуы турында кыскача чыгыш ясалды.
Катнашучылар зур бәлеш, вак бәлешләр әзерләп, аларны ярма кушып җимештән, ит белән бәрәңгедән, карабодайдан, кабак белән ярмадан, баланнан, мал эчәге белән ярмадан пешереп алып килгәннәр. Алар һәрберсе үзе әзерләп алып килгән бәлеш турында аңлатма биреп, үзенең пешерү серләре белән уртаклашты. Бәйрәм уен-көлке, жыр- бию белән дәвам итте. Төрле халык уеннары оештырылды, аш-су турында табышмаклар, кызыклы сораулар әйтелде. Азактан бәйрәм чәй табыны артында, телеңне йотарлык тәмле бәлешләрдән авыз итеп, бергәләп чәй эчеп, күңел ачып дәвам итте.
Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Милли азыкларның үзенчәлеге, гореф-гадәтләребезгә ихтирам, бер-беребез белән аш-су әзерләү серләре белән бүлешү һәм бер-беребез белән аралашу максатыннан үткәрелде бу бәйрәм чарасы. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.