Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Печән өсте” бәйрәме

 Бигелде авылының үткәненә хөрмәт белән караган, киләчәген кайгыртып яшәгән авылдашлар hэм Мишэр ИКЦдан Нафикова Айгөл Фәнис кызы ярдәме белән күркәм чара “Печән өсте” бәйрәме узды.
Игенченең тормышы мул уңышка бәйле, шуның өчен бу йола безнең халыкта аеруча мөһим булган. Мондый йолалар һәр печән өсте алдыннан үткәрелгән. Вакыт узу белән алар халык бәйрәменә әверелгән. Әлбәттә, еллар узу белән чалгы белән печән чабулар да юк дәрәҗәсендә, ат хезмәте дә, атлары да, арба эзләре дә азайды. Гомумән, кул хезмәте кимеде, печән җыюны халык белми дә калган вакытлар җитте: трактор чаба, җыя, төйи. Дөрес итеп чалгы кайраучылар да шул өлкән буын арасында гына инде. Ә менә Бигелде авылында узган чара күпләрне балачагына, яшьлегенә алып кайтты, ә яшь буын мишәр халкының йолалары белән танышты. Бүгенге тормышыбыз тулысынча диярлек техникага корылса да, ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, үзебезнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгелбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Менә нинди уңган, тырыш, бердәм булган безнең халык һәм бүген дә шундый булып кала. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте.
#Печэнөсте
#Балтачевскийрайон
#БигльдинскийСДК