50 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет бит ул
#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#БигильдинскийСДК
#Золотаясвадьба
Мансур абый hэм Марзумя апа Ширьяздановлар узлэренен куркэм юбилейларе Алтын туй ларын билгелэп уттелэр.
Алар 50 ел элек кауышып ингэ-ин терэшеп, тату гомер итэлэр
50 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет бит ул.
50 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!
Безнең Бигелде авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Мансур абый һәм Марзумя апа Ширьяздановлар шул көннәрдә Алтын туйларын – гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулуны билгелэп утте лэр .
Мансур абый бәхетен курше Богдан авлы кызы белән бәйләргә карар итә hэм Марзумя Салям кызын гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый. Никах укытып кушылып бергэ яши башлыйлар. Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Оч ул һәм ике кызга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.
Балаларын олы тормыш юлына бастырдылар. Аларның барысы да үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып тормыш көтәләр. Бүген инде онык-оныкчыклары уңышлары белән сөендереп торалар.
Әткәй – Энкэй йорты – алар өчен изге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар. Шундый күркәм гаилә бәйрәме уңаеннан да Ширьяздановлар йорты шатлыклы көлүдән, изге теләкләрдән яңгырап тора.
Бүгенге тормышларына авылда сокланмаган кеше юктыр. Икесе дә хэзер лаеклы ялдалар .
Гомер буе эшләп яшәгән кешеләр, бүген дә эшсез тора алмый. Жилэк-жимеш зур бакча үстерәләр, иртә яздан көзгә кадәр шунда мәшгуллэр. Тырышлыклары буш китми – мул уңыш җыеп алалар.
Шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан атдауларын дәвам итә Ширьяздановлар. Киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен.