Тушкыр авыл мәдәният йорты»Ак калфак» халык театр коллективы Ф.Бүләковның «Хатын-кызнын кырык чырасы» пьесасын сәхнәләштерде
Зәйнәп Гафарова җитәкләгән Тушкыр авыл мәдәният йортының «Ак калфак» халык театр коллективы «Тамаша» республика театр коллективлары фестиваленең жюри игьтибарына Флорид Бүләковның «Хатын-кызнын кырык чырасы» пьесасы буенча сәхнәләштергән спектакльне тәкдим итте. Рольлэрне Зәйнәп Гафарова, Венера Хәмәтнурова, Ралия Сәгдиева һәм яшь артист Эмиль Харипов башкарды. Жюри әгьзаларын һәвәскәрләргә ихлас теләкләрен житкерделәр.