Тушкыр авыл мәдәният йорты”Ак калфак” халык театр коллективы Ф.Бүләковның “Хатын-кызнын кырык чырасы” пьесасын сәхнәләштерде
Зәйнәп Гафарова җитәкләгән Тушкыр авыл мәдәният йортының “Ак калфак” халык театр коллективы “Тамаша” республика театр коллективлары фестиваленең жюри игьтибарына Флорид Бүләковның “Хатын-кызнын кырык чырасы” пьесасы буенча сәхнәләштергән спектакльне тәкдим итте. Рольлэрне Зәйнәп Гафарова, Венера Хәмәтнурова, Ралия Сәгдиева һәм яшь артист Эмиль Харипов башкарды. Жюри әгьзаларын һәвәскәрләргә ихлас теләкләрен житкерделәр.