Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Театрлы яз” район халык театр коллетивлары фестивале старт алды.

 

           Шушы көннәрдә “Театрлы яз” дип аталган район халык театр коллетивлары фестивале старт алды. Районыбызның мәдәният учакларында театр коллетивлары уңышлы гына эшләп килә. Алар арасында  биш коллектив “халык” исемен лаеклы  йөртә.

            12 нче  апрель көнне Богдан авыл клубы ның  “Айлы кичтә” халык  театр коллективы беренчеләрдән булып фестивальны ачып җибәрде. Алар тамашачыга  Рәшит Хөсәеновның “Изге ялган” пьесасы буенча әзерләнгән  спектакль тәкъдим итте. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларында булган вакыйгалар сурәтләнгән. Ирен сугышта югалткан  анага улының да һәлак булуы турында хәбәр килә. Ләкин аның авыру йөрәге бу кайгыны күтәрә алмас дип, почтальон кыз Ләйсән  белән Ленинградтан эвакуацияләнгән хатын Мария Павловна   аңарга похоронканы күрсәтмәскә карар итәләр. Ана йорәге  улының үлүен сизсә дә, баребер ышанмый  аны җиңү белән кайтуын көтә. Ана (Кәримә) ролен -Венария Әминова тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкарып чыкты,почтальон кыз- Ләйсәнне -Ләйсән Сәяпова, Мария Павловнаны Рәзилә Аюпова, лейтенент Сергей ролен – Ризван  Хәсәнов уйнады.