Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

 “Театрлы яз” район халык театр коллективлары фестивален Тучыбайлылар дәвам итә

         “Театрлы яз” район халык театр коллективлары фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында, 15 нче апрель көнне район мәдәният сарае сәхнәсендә  “Тучыбай авыл  мәдәният йортының “Ихлас” халык театры Салават Әбүзәровның “Газаплы гомер” драмасын  тәкъдим итте. Бу көнне мәдәният сараена театр сөйгән,  “Ихлас” коллективын яратып өлгергән тамашачы җыелган иде. Спектакль  барышында, тамаша залына җыелган  халык бер сәгатькә  сугыш беткән чорга кире кайтты: әсәрдәге  геройлар белән бергә елады, алар көлсә –көлде. Төп герой, Сәлмән,  Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгеп, исән-сау  калып,  аннан котылып туган ягына кайтса да,  авылдашларының сатлыкҗан дип  кыерсытулары,  бу гаиләнең газапларын тагын да арттырды. Сәлмәннең гаиләсе  белән бергә бу гомерне  тамашачы да кичерде.  Рольне башкарган  һәрбер  артист  үз образын  дөрес итеп ачты, тамашачы күңеленә үтеп кереп, онытылмаслык тәэсоратлар калдырды.     

         Төп рольләрне, Сәлмән белән Галимә ролен-Җәлил Гафуров һәм Альмира Шәймиева, аларның улын Шамилне-Айдар Бәдртдинов тетрәндергеч итеп башкардылар. Күршеләре Мәхмүт белән Сәкинәне – Ришат Зөлкаров һәм Раузалия Яхина, аларның  кызларын, Шәүрәне-Эльмира Гафурова,  лейтенантны  Илшат Нигамаев уйнады. Спектакльне сәхнәгә Эльмира Гафурова куйды. Әсәр беркемне дә битараф калдырмады.