Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

«Ижат осталары» конкурсы

Онлайн тавыш җыю ысулы белән Балтач районы Иске Балтач авылы мәдәният йортының «Жидегән чишмә» эстрада-фольклор коллективы «Ижат осталары» конкурсында 1нче урынга лаек булды. 

«Жидегән чишмә» эстрада-фольклор коллективы Кәмилә Кашфулла кызы Халикова тарафыннан Балтач районы Иске Балтач авылында район мәдәният сараенда 2000 елда оеша. 2007нче елда коллективка халык исеме бирелә. Коллектив җырчылары, Балтач районы авылларыннан фольклор үрнәкләре җыеп халыкка җиткерә, аларны милли йолалар, бәйрәмнәр уздырганда куллана. Ансамбль көн дә үз осталыгын арттыра, репертуарын халык җырлары, заманча җырлар белән тулыландыра. «Жидегән чишмә» фольклор коллективы район, өлкә конкурсларында актив катнашып килә. “Түгәрәк уен” Бөтенрусия фольклор фестивалендә һәм башка күп тапкырлар халыкара, төбәк ара конкурсларында чыгыш ясап лауреат исеме яулады. 2018 елдан коллектив житәкчесе Әльфинә Файзелҗан кызы Нуркаева.