Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләрен, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветараннарыбызны һөнәри бәйрәмебез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра, иҗади мөмкинлекләр ача. Үзенең гомерен мәдәният белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итеп, матурлык бүләк итә.
Халкыбыз, гаять катлаулы тарихи-мәдәни процесслар аша үтеп, үзенә генә хас матди hәм рухи культура жәүhәрләрен саклап кала алган. Киләчәктә дә мәдәниятле милләт булып саклану өчен безгә яшь буынны халкыбызның культура мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур.  Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телибез. Яраткан эшебезнең игелеген күреп яшәргә язсын!