Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

Нәүрүз – яз бәйрәме.

Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае – бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.