Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“ Илһам канатлары талмасын”

#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#КундашлинскийСДК
#Ижаткичэсе”ИлхамКанатларыСынмасын”
Көндәшле авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты “ Илһам канатлары талмасын” дип аталган чара үткәрде
Көндәшле авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе 2024 елның декабрендә РФ да Гаилә елына багышлап оештырган “ Илһам канатлары талмасын” дип аталган мәгълүмати һәм күңел ачу программасы иң истә калдырган чараларның берсе булды. Бу кичә автор башкаручы, баянчы, җырчы Илһам Шәймөхәмәтовның 60 яшьлек юбилей кичәсе, иҗат кичәсе булды. Кичәдә Илһам Ильяс улының биографиясе, хезмәт һәм иҗат юлы буенча бай мәгълүмат бирелде. Илһам Шәймөхәтов 1964 елның 4 нче ноябрендә Сәкинә һәи Ильяс Шәймөхәмәтовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Бу вакытта кызлары Рәмзиягә яшь ярым була. Ильяс абыйның туган урыны – Фәйрүзә апа Хәмәтовалар йорты, Пибек буенда. Карыш сылуы Сәкинә Кыямовага өйләнгәч, яшь гаилә Авыл күле буена, больница белән янәшә, ( элегерәк амбулатория бар иде) өй салып башка чыга. Шунда йорт корып, авыш җирне бакча ясап, 1 дистә елдан артык гомер итәләр, дөнья көтәләр. Күлнең теге ягында клуб. Еш кына артистлар килә. Берчакны Сәкинә апа нәни Илһамны да концертка алып бара. Алгы рәттә утыралар. Сәхнәгә чыккан баянчыны күреп, Илһам ( 2-3 яшь булгандыр): Минен гармун, китер минем гармунны – дип елап, концерт буена тынгы бирми. Өйгә кайткач та малай тынычланмый, һаман гармун таптыра. Өйдә булган китапларны, бәләкәйрәк утыргычны, кыскасы, охшаш һәрнәрсәне “ гармун” сыман “ уйный”.Улының гармунга тартылганың күреп, әтиләре бераз үсә төшкәч, аңа “ хромка” гармуны алып бирә. Малай анда тиз өйрәнә. Башлангыч сыйныфларда укыганда, җәй көннәрендә, Илһам, урам яктагы эскәмиягә утырып, күл буйларын гармун моңнарына күмә торган була. Кечкенә малайны күреп узып баручылар: – Ай.яй , бигрәк моңлы уйный, артист булыр, ахрысы, бу бала, сокланып үтә торган булалар. Еллар узгач, шушы кешеләрнең фаразлары, юраулары тормышка аша.Өлкән сыйныфларда инде баянда да шактый оста уйный белгән, 1982 нче елда Көндәшле урта мәктәбенең уңышлы тәмамлаган Илһам алдында, “ кая барырга?” дигән сорау тормады, дисәктә тә хата булмастыр. Җырга –моңга, музыкага гашыйк, сәләтле егет күптән инде ул мәсьәләне ачык хәл иткән: Стәрлетамакка, мәдәният – агарту техникумына юл тотачак. Техникумга керү имтихамнарын уңышлы тапшыра егет. Ул беренче курста укыганда, Җәвит, Салават, Әлфрит Якшымбетовлар, Фигат Зиннуровлар 3 нче курста укыган булалар. 1нче курсны вакытыннан алда, экстрен рәвешендә тапшырып, Илһам 1983 елның апрель аенда хәрби хезмәткә юллана. Ике ел Совет Армиясе сафларында чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1985 елда армиядән кайтып, Стәрлетамакта укуын дәвам итә. Оренбург егетләре – булачак “ Кәрвансарай” төркеме солистлары – Артур Туктагулов, Әмир Тойгыновлар белән бергә укый. 1986 нчы елның декабрендә Илһам Шәймөхәмәтов техникумның хор- дирижерлык бүлеген уңышлы тәмамлап, туган Балтач районына, район мәдәният сараена эшкә юллама ала. Объектив сәбәпләр аркасында, ул РДК да түгел Көндәшле авыл мәдәният йортында эшли башлый. Ә 1 елдан Кырмыскалы районы Шайморат авылы Мәдәният йортында эш башлый. Анда 4 ел эшлегеч, Оренгбург өлкәсе Кувандык станциясенә тимер юлчы булып эшкә урнаша. Ә 1998- 2005 елларда Көндәшле Мәдәният йорты директоры була.

2005 нче елдан 2019 нчы елга кадәр аның хезмәте яңадан тимер юл бәйләнгән. Бу юлы инде Уфа шәһәрендә. Уфа Илһамга җыр, музыка, иҗат өчендә киң мөмкинлекләр ача. Ул “ Нефтяник” мәдәният Сарае каршында (хәзер –Дәүләт концер залы) каршында оештырылган “ Мәйдан” эстрада фольклор төркемендә актив катнаша, Бу ансамбль җитәкчесе Зилә Мусина, ә концертмейстере күренекле баянчы, коипозитор, Илеш егете Фирдүс Хәнәфи улы Шәрәфуллин була. Шунда Илһамның тәүге җырлары туа. Иң беренче язган җырлары Зәлифә Кашапова сүзләренә “ Карагай” җыры ( шул исемдэге санаторийга багышланган), Мәгдән Фазылов сүзләренә авылыбызның 400 еллыгына язылган “ Көндәшле” җырлары. Бугенге көндә аның 50 дән артык җыры бар. Аның җырларың, үзеннән тыш, Фәрвәз Урманшин ( “ Бәхетле,мәхәббәт), Зилә Шәехова (Бала йокыны ача ) Зилә Мусина (Бәхетле мөхәббәт” кебек билгеле җырчылар башкара. Ул хезмәттәшлек иткән шагыйрләрне исемләп китәрбез. Фәүзия Гайзаман( “Алтын туй җыры”, “ Ачуланма язмыш”, Фәрит Зарипов ( “Яшьлек”), Венера Шәрәфисламова ( Борайдан, “ Эх дускаем”). Күп кенә шигырьләре Гөлнур Куватова сүзләренә иҗат ителгән: “ Ялгыз торна”, “ Көнләшмә”, “ Күземә карамыйсын” һ.б. Кичәдә авыл үзешчәннәре Фәнизә Гайфуллина,Әльфинә Зиннурова, Гөлшат Әхмәтова, Рәйфә Карамова, Рәзифә Хаматханова, Наилә Фәләхиевалар тамашачыларга моңлы эчтәлекле җырлар бүләк иттеләр. Рушан Галиуллин, Иляс Фәләхиевлар үзләрен оста гармунчылар итеп күрсәттеләр.Роберт Шәйдуллин тавыш операторы булды.Башка авылардан килгән кунаклар: Эльвира һәм Винария, биюче Айгуль ( Тутагач), Зөльфия Сафитдиновалар ( Бигелде) башкарган җырлар, биюләр залдагылар күңеленә хуш килде. Авыл старостасы Рәлиф Хәмәтнуров авыл үзешчәннәренә һәм кунакларга тәэсирле чыгышлары өчен рәхмәт белдерде. Куршеләре исеменнән Рәшит Сәхипов матур теләкләрен җиткерде. Нәфис Хәмәтнуров үзенең юбилярга багышлап язган шигырен яңгыратты. Шулай ук Мәгдән Фазыловның котлау шигырье укылды. Илһам Шәймөхәмәтов, үз чиратында, бу чараны оештыручыларга, хәзерләүчеләргә, катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәтләрен юллады.