“Кабак ожмахы”
Кабак – көз символына әверелгән яшелчә, чөнки ул елның нәкъ шул вакытында өлгерә. Көз уртасында авыл халкы һәрвакыт бакча эшләре тәмамлану хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыра. Бәйрәмнең үзенчәлеге булып алтын көзне һәм җәйге кояшның нурларын гәүдәләндерүче матур яшелчә кабак тора. Чокалы авыл клубында “Кабак оҗмахы” дип исемләнгән файдалы киңәшнең мәгълүмат узды. Клуб мөдире Арсланова Гүзәл катнашучыларга бу яшелчәнең килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Табигать шартларында агротехника серләре белән уртаклаштык. Кабак әзерләүнең төрле кулинар рецептлары белән таныштык.
Чараны үзләренең моңлы тавышлары белән тагын да җанландырып җибәрделәр Сафетдинова Зөлфия,Валимова Римма.
Бәйрәмгә килүчеләр тәмле итеп кабактан төрле ризыклар пешереп килделэр: кабак бәлеше, коймагы, самсасы, бөккәне, пирогы, кыстыбые, кабак согы, вареньесы, эченә тутырган кабак h.б..
Кабак кына диярсен, әллә ничә төрле ризык әзерләп була үзеннән, рецептлар белән бүлештек…
Кабактан әзерләнгән ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып санала икән әле, алар турында да сөйләштек.
Чара чәй эчү белән тәмамланды, анда кабактан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде…