Муниципальное автономное учреждение «Районный Дворец культуры» муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан

“Картая мы сон йорэк”

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көно . Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм.
1 нче Октябрь көнне Бигелде авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган “Картая мы сон йорэк” дип исемлэнгэн бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәм сый – хөрмәткә бай чәй өстәле артында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар,узлэренен яшь чакларында истэ калган кызыклы вакыйгаларны сойлэп искэ алдылар.
Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Өлкәннәр көне белән сезне!
#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Деньпожилых
#Өлкәннәркөне
#Культура
#Балтачевскийрайон
#БигльдинскийСДК