Душой вы молоды всегда!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Иске янбай мәдәният йортында “Яшәгез сез, мәңге яшь булып”- дип исемләнгән бэйрэм кичәсе үтте. Матур итеп киенгән Әбиләребез, апаларыбыз, тәмле күчтәнәчләр белән күңелле чарабызга рәхим итте.Бэйрэмне Разина апа Ханова бик кунелле итеп алып барды.Авылыбыз җирлеге башлыгы Ахунов Разиф Мобэрэк улы кичәбезне матур котлау сүзләре белән ачып җибәрде. “Авыр һәм болгавыр заманда төшенкелеккә бирелмичә, бердәм – тату булып, аралашып яшәгәндә генә кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз” диде җитәкче.
Авылыбыз старостасы Фирдэвес Тимерхан улы олыларга матур котлау сузлэрен житкерде
Гармун моңнары да кичәбезгә ямь бирде. Ильхам Шаймухаметов узенен матур жырларын да, баянда уйнап, килгән авылдашларыбызны
яшьлек җырларын да искә төшереп бергәләшеп җырлатты .
Сый-нигъмәтле чәй өстәле дә һәр кешене сыендырды. Килгән тамашачы җылы аралашып, фикер алышты. Мондый чаралар боек күңелләргә ямь бирә, борчуларны оныттыра, мәшәкатьле тормышка рухи байлык бирә, дуслыкны ныгыта. Саулыкта, бердәмлектә очрашырга язсын дип, саубуллаштык.
саубуллаштык.