“Очрашу үзе бер гомер”
#УфаМКРБ
#УфаРЦНТРБ
#Балтачевскийрайон
#СейтяковскийСДК
#ГодСемьи
#Деньдобраиуважения
30 сентябрь көнне Сәйтәк авыл мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Очрашу үзе бер гомер” дип исемләнгән чара узды. Авыл хакимияте башлыгы А.Х.Саяпов өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Махсус хәрби операцияда катнашучы егетләребезне ата- аналарына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Улларын хезмәткә озаткан ата – аналарга сабырлык, саулык, тизерәк илдә тынычлык урнашуын теләделәр шушы чарада катнашучыларыбыз.
Мәдәният йортында оештырылган бәйрәм дәртле биюләр, котлау сүзләре һәм матур җырлар белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагында сөендерде. Өлкәннәр үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар. Бәйрәм көзге мул уңышлы өстәл артында кайнар чәйләр эчеп дәвам итте.
Олылар күңеленә бәйрәм бик хуш килде. Алар оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.