«Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү. Халыкара өлкәннәр көне –олы буыныбызга тирән хөрмәт белдерү һәм намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелеге, зирәклеге өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. 29 сентябрь көнне Югары Карыш авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә өлкән яшьтәгеләр үз адресларына чын күңелдән озын гомер,сәламәтлек, матур, тыныч картлык, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр.Күмэклэп биеп,уйнап кунел ачтылар.
Бәйрәм сый – хөрмәткә бай чәй өстәле артында дәвам итеп, аның барышында олыларыбыз рәхәтләнеп аралашып, жырлашып утырдылар,узлэренен яшь чакларында истэ калган кызыклы вакыйгаларны сойлэп искэ алдылар. Апаларның өйдә пешереп алып килгән күтәнәчләре белән сыйландылар. Барысы да күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр белән таралыштылар.
Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Картлык көннәрегезне тән һәм жан тынычлыгы белән, балаларыгызның һәм оныкларызның сезнең турында тирән кайгыртуын, жылы мөнәсәбәтләрен тоеп үткәрегез. Аяк – кулларыгыз сызламасын,якынннарыгыз һәрвакыт кадерләп шатландырып кына торсын! Дөньялар имин булып,кайгы хәсрәт күрми озын – озак яшәргә язсын!Күзләрегез шатлыклы мизгелләрдән генә балкып торсын. Күбрәк ял итегез һәм тормышның һәр минутыннан ләззәтләнегез. Өлкәннәр көне белән сезне!
#УфаМКРБ#УфаРЦНТРБ#Деньпожилых#Өлкәннәркөне#Культура#Балтачевскийрайон#ВерхнекарышевскийСДК